Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

РКБның трансплантация үзәгендә эчәк, йөрәк һәм үпкәне күчереп утыртачаклар

Үзәкне төзү турында карарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул иткән.

Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев трансплантация һәм югары технологияле хирургиянең яңа үзәге турында сөйләде. Бу 250 урынлык 29 мең кв.метр мәйданлы җиде катлы бина булачак.

Хастаханә җитәкчесе сүзләренчә, яңа үзәктә бөер һәм бавырны гына түгел, ашказаны асты бизен, эчәклекне, йөрәкне һәм үпкәләрне күчереп утырту буенча операцияләр ясалачак.

Шәвәлиев искәрткәнчә, үзәкне төзү турында карарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул иткән, чөнки Республика клиник хастаханәсенең хәзерге корпуслары, күптән проектланганга күрә, яңа медицина технологияләре өчен кирәкле шартларга туры килми.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев