Ринат Садыйков «Алтын каләм» яшьләр журналистика фестивалендә катнашучылар белән очрашты
Фестивальдә катнашучылар 1 сәгать дәавамында министрга бик күп сораулар бирде.
Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков республиканың булачак журналистлары белән очрашу үткәрде. Фестивальдә катнашучылар 1 сәгать дәавамында министрга бик күп сораулар бирде.
«Киләсе елда «Алтын каләм» фестиваленә 30 ел була. Фестиваль юбилеена зур яңалыклар көтәргә кирәкме икәнен беләсе килә?» — дип сорау бирде очрашуда фестивальдә «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлешеннән катнашучы Виктория Владимирова.
«Юбилей елы — һәрвакыт яңалыклар елы: яңа кагыйдәләр, яңа проектлар. Әлбәттә, без "Алтын каләм"нең юбилей фестивале үткәннәреннән аерылып торсын өчен эшли башлыйбыз», — дип җавап бирде Ринат Садыйков.
Фестиваль гамәлдә булган өч дистә елга якын вакыт эчендә күп кенә яңа юнәлешләр барлыкка килде.
Хәзер «Алтын каләм» фестивале катнашучыларга индивидуаль катнашу өчен 8 юнәлеш тәкъдим итә:
— Рус телендә басма журналистика;
— Татар телендә басма журналистика;
— Подкастлар һәм радио (рус һәм татар телләрендә);
— Фотожурналистика;
— Телевидение һәм видеоблогинг;
— Дизайн һәм верстка;
— SMM;
— Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә.
Шулай ук югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары медиа үзәкләре өчен бер команда номинациясе бар — студентлар медиасы.
Шәхси номинацияләрдә җиңүчеләр медиа юнәлеше буенча югары уку йортына керү өчен Гран-прига лаек була. Медиаүзәктән җиңүчеләр командасы уку йортының медиаүзәген гамәлгә ашыру өчен миллион сум алачак.
Яшьләр чараларын үткәрү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев