Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Реаниматолог Түбән Кама — Санкт-Петербург рейсында аңын югалткан баланы коткарган

Табибның Россиянең әйдәп баручы анестезиологлар һәм реаниматологлар конгрессына баруы булган.

Түбән Кама — Санкт-Петербург рейсының кечкенә пассажирына медицина ярдәме кирәк була. Бәхеткә, бортта Чаллының БСМП реаниматологы булуы ачыклана.

Хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итүләренчә, дүрт яшьлек малай калтырана башлый, температурасы күтәрелә. Ул «ярым коматоз хәлдә» иде, дип сөйли табиб.

«Мин беренче ярдәм күрсәттем, реаниматолог күнекмәләрен кулландым. Малай аңына килде, әти-әнисе һәм пассажирлар тынычланды», — дип уртаклашты интенсив терапия һәм реанимациянең 2 нче номерлы мөдире Евгений Думаньян.

БСМП матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, аларның хезмәттәше шул рейс белән Россиянең әйдәп баручы анестезиологлар һәм реаниматологлар конгрессына баруы булган. Анда ул ашыгыч хәлдә пациентларга ашыгыч ярдәм турында доклад белән чыгыш ясаячак. Табибның балага үз вакытында күрсәткән профессиональ ярдәме аркасында, самолет билгеләнгән урынга вакытында һәм тукталышларсыз барып җитә алган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев