Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Равил Зөфәров: Корбанлык хайванны чалу урынына хөрмәтләп, кыйнамыйча алып килергә кирәк

Ул корбан чалуга бәйрәм намазыннан соң керешергә кирәклеген, мәчетләр булмаган авылларда иртәрәк башларга рөхсәт ителүен әйтте.

Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров корбанлык хайванны чалу урынына газапламыйча гына алып килергә кирәклеген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде, дип яза Гөлүзә Ибраһимова «Татар-информ» сайтында.

«Корбан чалу гыйбадәт булып тора, бу малны чалу гына түгел. Шуңа корбанлыкларны чалу урынына матур итеп, сыйпап, хөрмәтләп, кыйнамыйча, орышмыйча алып килергә кирәк. Хайван каршында пычакны кайрасак, икенче хайван каршында башкасын чалсак, бу бик тә әдәпсез, хәерсез гамәл булыр, чөнки динебезнең асылы — мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек. Пәйгамбәребез (с. г. в): «Раббыбыз Аллаһ һәммә эштә күркәмлекне әмер итте», — дигән», — дип сөйләде хәзрәт.

Ул корбан чалуга бәйрәм намазыннан соң керешергә кирәклеген, мәчетләр булмаган авылларда иртәрәк башларга рөхсәт ителүен әйтте.

«Авылда мәчет бар һәм анда җәмәгать белән гыйбадәт кылына икән, корбанны гает укып чыкканнан соң гына чалырга ярый. Гаеткә кадәр чаласың икән, бу гыйбадәтнең дөрес булмавына сәбәп булырга мөмкин. Кечкенә авылларда мәхәллә, мәчет юк икән, таң атканнан соң корбан чала башларга рөхсәт ителә», — диде ул.

Исегезгә төшерәбез, быел Корбан гаетенең беренче көне 16 июньгә туры килә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев