Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рамил Муллин түбәнкамалыларны Өлкәннәр көне белән котлады

«Хезмәтегез һәм батырлыгыгыз, шәһәребезне яратуыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез» диелә котлауда.

Кадерле түбәнкамалылар! 
Сезне Халыкара өлкәннәр көне — зирәклек һәм игелеклелек бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. 

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез авыр тормыш юлы уздыгыз, күп тапкырлар бөек тарихи вакыйгаларның шаһиты булдыгыз. Сугыштан соңгы елларның катлаулылыгы да, җиңүләр шатлыгы да сезнең өлешегезгә төште. Бай тәҗрибәгез һәм тирән белемегез белән сез республикабызның һәм Түбән Каманың имин үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керттегез. 

Сез бүген дә шәһәр һәм район, предприятие һәм оешма, авыл җирлекләре тормышында актив катнашасыз. Сез — заман һәм буыннар арасындагы тере бәйләнеш, сезнең белемегез һәм тормыш тәҗрибәгез яшьләр инициативасы белән бергә өлкәннәрнең тормыш зирәклеге дә таләп ителә торган хәзерге шартларда аеруча мөһим.

Хезмәтегез һәм батырлыгыгыз, шәһәребезне яратуыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Әле бик озак еллар сәламәт булыгыз, кадерлеләребез! Сезгә бәхет, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, җылы мөнәсәбәтен һәм иминлек телим! 

Рамил Муллин

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев