Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рамил Муллин түбәнкамалыларны Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады

«Барыгызга да чын күңелемнән тынычлык, җылылык һәм яктылык, кызыклы эшләр, яңа хезмәт казанышлары һәм җиңүләр телим!» - диелә котлауда.

«Кадерле түбәнкамалылар!
Көндәлек хезмәтләре белән илебезнең, кече ватаннарыбызның, гаиләләребезнең киләчәген, чәчәк атуын һәм иминлеген булдыручы һәркемнең көтеп алган бәйрәме — 1 Май белән иң җылы һәм эчкерсез котлауларымны кабул итегез. 

Яз һәм Хезмәт бәйрәме — Түбән Кама һәм Татарстан файдасына намуслы хезмәт итүчеләргә рәхмәт белдерү өчен бик яхшы сәбәп. Авыр икътисади шартларда сәнәгатьчеләр һәм төзүчеләр, аграрийлар һәм энергетиклар, социаль өлкә һәм мәгариф комплексы хезмәткәрләре, шулай ук башка тармакларда эшләүче күп кенә талантлы һәм җаваплы кешеләр үзләренең зур мөмкинлекләрен исбатладылар. Шәһәребез хаклы рәвештә горурланырлык бүгенге казанышлар — Түбән Каманың берничә буын кешеләре тырышлыгы нәтиҗәсе. 

Безнең бурыч — яхшы гадәтләрне саклап калу гына түгел, ә аларны арттыру һәм баету да. Хезмәт казанышлары белән хаклы рәвештә горурланган ветераннарыбызның күпьеллык тәҗрибәсенә һәм яңа һөнәрләрне актив һәм уңышлы үзләштерүче, заманча технологияләрне производствога кертүче һәм киләчәгебезнең иҗади көче булган яшьләребезгә дә зур өметләр баглыйбыз. 

Барыгызга да чын күңелемнән тынычлык, җылылык һәм яктылык, кызыклы эшләр, яңа хезмәт казанышлары һәм җиңүләр телим! Үзегезгә һәм якыннарыгызга — бәхет һәм шатлык, язгы кәеф һәм күңелле бәйрәмнәр!» — диелә котлауда.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев