Рамил Муллин түбәнкамалыларны Яңа ел белән котлады
«Яңа ел сезнең барлык изге ниятләрегезне тормышка ашырсын, күңелле вакыйгалар белән сөендерсен, уңышларга юмарт булсын, һәр йортка шатлык, сәламәтлек, татулык һәм муллык китерсен!», - диелә котлауда.
Кадерле түбәнкамалылар!
Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм!
Узып баручы ел мөһим вакыйгаларга бай булды. Шул ук вакытта аны бик гади булды димәс идем. Ләкин авырлыклар безне берләштерде генә. Без билгеләнгән максатларга бергәләп бардык, яраткан Түбән Камабыз файдасына бергә эшләдек.
Киләсе елда без рухыбыз ныклыгына һәм үз көчебезгә ышанычыбызны, иҗат итәргә һәм эшләргә теләгебезне сакларга тиешбез. Актив гражданлык позициягез, шәһәребез һәм районыбыз үсеше хакына уртак проблемаларны һәм бурычларны хәл итүдә берләшергә сәләтле булганыгыз өчен барыгызга да рәхмәт.
Яңа ел бусагасын атлап кергән шушы көннәрдә, алгы сызыкта Ватаныбыз иминлеген саклаучы батыр якташларыбызга аерым котлау сүзләре әйтәсе килә. Батырлыклары, кыюлыклары һәм намуслы хезмәтләре өчен без аларга барыбыз да рәхмәтле. Аларның тизрәк җиңү яулап, өйләренә кайтуларын көтәбез!
Бу бәйрәм көннәрендә сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Яңа ел сезнең барлык изге ниятләрегезне тормышка ашырсын, күңелле вакыйгалар белән сөендерсен, уңышларга юмарт булсын, һәр йортка шатлык, сәламәтлек, татулык һәм муллык китерсен! Иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч һәм барлык теләкләрегезнең тормышка ашуын телим!
Рамил Муллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр Мэры
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев