Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рамил Муллин түбәнкамалыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

«Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, иминлек; яңа башлангычларның һәм проектларның уңышлы тормышка ашуын; иҗади эшчәнлек, оптимизм, бетмәс энергия, тотрыклылык һәм якты киләчәккә ышаныч телим!» - диелә котлауда.

Кадерле түбәнкамалылар! 
Сезне якынлашып килүче Яңа — 2024 ел белән чын күңелемнән котлыйм! 

Бик тиздән 2023 ел тарихта калачак. Ул һәр гаилә өчен һәм бөтен ил өчен җиңел генә узмады. Әмма аның бик күп якты сәхифәләре дә булды. Түбән Камабыз, туган республикабыз файдасына гомуми зур эшләр башкарылды, һөнәри уңышларга ирешелде, уйланылган һәм кирәкле карарлар кабул ителде. Кыенлыкларны җиңү һәм яңа 2024 елга ышанычлы адымнар белән керү өчен һәрберебез үзеннән зур өлеш кертте. 

Без бу матур, уңайлы шәһәрне бергәләп шатланышып яшәү өчен төзибез һәм аны иң яхшы шәһәр итеп күрәсебез килә. Узып баручы елда килеп туган кыенлыкларны җиңү өчен бөтен тәҗрибәбезне, һөнәри осталыгыбызны, көчебезне һәм рухи җылылыгыбызны, туган якка һәм үзебезнең районга мәхәббәтебезне һәм тугрылыгыбызны нәтиҗәле файдаландык. Бердәм булганда тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешә алачагыбызга ышанычым зур.

Бу көннәрдә махсус хәрби операция зонасында илебезнең тынычлыгын саклаучы түбәнкамалыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Без, үз чиратыбызда, аларның гаиләләрен кайгырту һәм аларга уңайлыклар тудыру өчен барысын да эшләячәкбез. 

Киләсе елда, ирешкәннәребезне ныгытып кына калмыйча, башлаган юнәлештә эшләребезне алга таба да дәвам итеп, һәркемнең тормышын тагын да уңайлырак, ә җәмгыятебезне бердәм итәргә тиешбез. Иҗади энергиябез безгә иң кыю ниятләребезне тормышка ашырырга, өметләребезне акларга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам. 

Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, иминлек; яңа башлангычларның һәм проектларның уңышлы тормышка ашуын; иҗади эшчәнлек, оптимизм, бетмәс энергия, тотрыклылык һәм якты киләчәккә ышаныч телим! Ел дәвамында күңел тынычлыгы, җылылык һәм муллык юлдаш булсын!
Рамил Муллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев