Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Рамил Муллин Түбән Кама мэры вазифасыннан отставкага китә

Рамил Муллин шәһәр һәм район белән 3,5 ел җитәкчелек итте.

Рамил Муллин Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы вазифасыннан отставкага китә.

Пәнҗешәмбе көнне район Советының чираттан тыш сессиясендә депутатлар башлыкның отставкага китүе турындагы мәсьәләне караячак. Шул ук вакытта аның варисы кем булачагы рәсми рәвештә игълан ителәчәк.

Рамил Муллин шәһәр һәм район белән 3,5 ел җитәкчелек итте. Бу вакыт эчендә торак, сәнәгать объектларын төзү күләмнәре артты. Ел саен Рамил Муллинның актив позициясе һәм республика үзәге ярдәме белән юллар реконструкцияләнә. Социаль өлкә объектларына капиталь ремонт ясала, күп кенә иҗтимагый киңлекләр реконструкцияләнә. Мәсәлән, яңа балалар поликлиникасы ачылды, яңа бульварлар барлыкка килде.

2022 елда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында «Җәлил» бинасы (хәзер яшь тамашачы театры) реконструкцияләнде. 2023 елда С. Сәйдәш исемендәге Түбән Кама музыка көллияте ремонтланды. Ширәмәт авыл җирлегендә федераль программа буенча модульле китапханә ачылды. 2024 елда Пушкин исемендәге сквер ачылды. ТР Рәисе һәм «Сибур» ярдәме белән 2023 елда «База» креатив индустрияләр үзәге капиталь ремонтланды. 2023 елда «2 нче балалар музыка мәктәбе»нә капиталь ремонт ясалды. Ике мәктәп, бер балалар бакчасы төзелде. 13 мәктәп, 11 балалар бакчасы, ике көллият, бер югары уку йорты яңартылды.

Рамил Муллин вакытында Түбән Камада җәмәгать транспорты хәрәкәтенең яңа схемасы эшләтеп җибәрелде, яңа автобуслар сатып алынды. Нәтиҗә буларак — пассажирлар ташу күләме күп тапкырлар артты. 2024 елда җәмәгать транспортында 12,4 млн кеше йөргән.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә табибларны җәлеп итү буенча актив эш алып барылды.

Стратегик әһәмияткә ия бурычлар тормышка ашырылды: Түбән Кама мастер-планы эшләнде, аның нигезендә шәһәр үсеше юнәлешләре билгеләнде. Мөгаен, төп казанышларның берсе коммуналь реформа булгандыр, ул искергән коммуналь челтәрләрнең күптәнге проблемасын бер ноктадан кузгатты.

2023 елда Түбән Камада «Ватанны саклаучылар» Россия ярдәм фонды бүлеге эшли башлады. Түбән Кама муниципаль районы даими рәвештә Татарстан Республикасының алдынгы һәм шефлыкка алынган шәһәрләренә гуманитар ярдәм җыеп җибәрә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев