Рамил Муллин Татарстан Рәисенә Түбән Кама районы үсеше турында сөйләде
Яңалык Түбән Кама муниципаль районы башлыгының телеграм-каналында басылып чыкты.
Рамил Муллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Түбән Кама районының үсеше турында сөйләде. Яңалык Түбән Кама муниципаль районы башлыгының телеграм-каналында басылып чыкты.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, 2024 елга тулай территориаль продукт 460 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк. Аннары Рамил Муллин төрле өлкәләрдәге уңышлар турында сөйләде. Якын арада фәнни-тикшеренү үзәге төзү планлаштырыла.
СИБУР компаниясе белән берлектә химия-технология кластеры булдырылачак, аңа 35 нче лицей, җиденче мәктәп һәм балалар биология үзәге кертеләчәк. 60 еллыгына Түбән Кама неоиндустриаль, заманча, кызыклы һәм уңайлы мохитлы булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев