Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рамазан — бәрәкәт ае

10 апрельдә барлык мөселманнар өчен зур бәйрәм — Ураза гаете узды.

Шул уңайдан, шәһәребезнең һәм районның барлык мәчетләрендә гает намазы укылды.

Белгәнегезчә, бу бәйрәм Рамазан ае һәм шушы айда дәвам иткән ураза тәмамлануын аңлата. Күпләребез ай буе ураза тотты, тәравих намазларын укыды, җыелып ифтар мәҗлесләре үткәрде. Рамазанда көн саен Коръән аятьләрен укып, үтемле вәгазьләр тыңлап, иманыбызны ныгыттык. 

Алдагы көннәрдә кояш саран гына елмаеп, пыскып яңгырлар яуган булса, бәйрәм көнендә кояш иртәдән үзенең нурларын мул сипте. Нәкъ бөек шагыйребез Габдулла Тукай әйткәнчә: «Бәйрәм бүген», дип елмайган кебек.

Гадәттә, авылларда гает намазы иртәрәк укыла, Түбән Камада ул иртәнге сигездә булды. Имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимовның, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллинның үтемле вәгазьләре күңелнең иң нечкә кылларына кагылды. 

Шунысы куанычлы, бәйрәмгә халык елдан-ел күбрәк килә. Быел да, җыелган халык мәчет эченә сыймыйча, намазны мәчет территориясендә дә укыдылар. Кемгә ничек, минем үземне ураза тотучылар, гает намазына килүчеләр арасында яшьләрнең, балаларын да алып, гаилә белән килүчеләрнең күплеге сөендерә. Без үзебез намазга соңрак бастык, ә алар күпкә бәхетлерәк, ата-аналары белән кечкенәдән үк дини белем алып үсәләр.

Намаздан соң да халык таралырга ашыкмады. Сәүдә рәтләрендә якыннарына күчтәнәчләр алды, танышлары белән аралашты. Гает бит якыннарыңны, мохтаҗларны сөендерү өчен иң кулай вакыт. 

Соңрак бәйрәм «Рамус Молл» сәүдә үзәгенең дүртенче катында дәвам итте. Биредә шәһәрнең 25 нче балалар бакчасына йөрүче сабыйлар «Куянкай Рузи hәм аның дуслары» дип аталган тамаша күрсәтте. Әле балалар бакчасына гына йөрсәләр дә, Рамазан ае, тәравих намазы, ифтар, сәхәр турында тәфсилләп аңлаттылар. 

Чарада Корьәннән сүрәләр укыдылар, дини шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмгә килгән кунаклар да тамашага җәлеп ителде. Алып баручы Айсылу Хәсәнова сорауларына төпле җаваплар бирделәр. Бәйрәмнең икенче өлешендә инвалид балалар белән уеннар оештырылды. Шулай ук хәләл ярминкә, осталык дәресләре дә шәһәрдәшләребезгә бик ошады. 

Шунысы күңелле, нәкъ менә Рамазан аенда ураза тотарга дип, Түбән Камага башка шәһәрләрдән килүчеләр дә бар. «Сездә мөселманнар дус, тату, бердәм. Биредә үземә дуслар таптым. Ел саен Рамазанны Түбән Камада уздырам», — ди Пермь каласыннан ук килгән Фәрит абый. 

Кызганыч, кайберләребез яшьрәк чакта дөнья куып, намаз укырга вакыт тапмый, ә инде үзе әйтүенчә пенсиягә чыккач, я хәтерем начар дип, я булмаган авыруын бар итеп, тагын намаздан, диннән читләшә. Адәм баласының гомере чикле, баштарак тауларны күчерердәй булып йөрсәк тә, хыялланган күп эшләребезне башкарырга өлгермибез...

Хөрмәтле шәһәрдәшләрем, киләсе Рамазан аен тагын да бердәмрәк булып, ураза тотучылар, тәравих намазын укучылар санын тагын да ишәйтеп каршы алсак иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев