Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Район башлыгы белән парламент дәресе

Шәһәрнең 37 нче лицеенда алтынчы сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган Парламент дәресе узды. Аны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев үткәрде.

 Р. Беляев чыгыш ясый / Фото ntr-24.ru сайтыннан

Парламент дәресе «Шәһәр һәм кешеләр» проекты кысаларында оештырылды. Укучылар алдында чыгыш ясап, Радмир Беляев иң беренче чиратта гомумкешелек кыйммәтләре турында сөйләде: ата-аналарга карата мәхәббәт һәм хөрмәт, укытучылар роленең әһәмияте, башка кешеләргә дус һәм толерант булу темаларына басым ясады. Шулай ук киләчәк турында хәзер үк кайгырта башлау кирәклеген ассызыклады.

Шәһәр юбилее уңаеннан дәрестә Түбән Камага нигез салыну, беренче йортлар барлыкка килү һәм беренче төзүчеләрнең батыр хезмәте турында да сөйләнде.

Очрашу сорау-җавап форматында узды. Укучылар өлкән сыйныфка күчү мөмкинлеге, шәһәрдә яңа объектлар төзү планнары һәм быел көтелгән зур чаралар турында сораулар бирделәр. Радмир Беляев аларга җавап итеп: «Апрель аенда без «Беренчеләр йорты»н ачып җибәрәчәкбез. Анда һәр теләгән укучы шөгыльләнә алачак. Ул бинада заманча лабораторияләр һәм күпсанлы түгәрәкләр эшләячәк. Һәркем үзенә кызыклы юнәлеш таба алачак», – диде.

Укучылар дикъкать белән тыңлый / Фото ntr-24.ru сайтыннан
Укучылар дикъкать белән тыңлый / Фото ntr-24.ru сайтыннан

Укучыларны район башлыгының балачагы һәм мәктәп еллары да кызыксындырды. Мэр истәлекләре белән уртаклашып: «Мин Яр Чаллы шәһәрендә туып-үстем, 90 нчы еллар илебез өчен җиңел булмады. Ата-аналарга хезмәт хакы акчалата түгел, товар яки бартер белән бирелә иде. Хәзерге вакыттагы кебек түгәрәкләр дә юк иде. Урамда ике агач арасында футбол уйнап үстек. Шулай да мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамладым, дзюдога йөрдем. Югары уку йортында белем алдым, аннары икенче һәм өченче дипломнар да алдым. Әле дә укыйм, чөнки кеше һәрвакыт үсәргә һәм белемнәрен киңәйтергә тиеш», – дип сөйләде.

Укучылар юлларның торышы, җылылык торбалары алмаштырылганнан соң калган җир участокларын кайчан тәртипкә китерү планнары турында да сораулар бирделәр. Радмир Беляев: «Барыбызга да билгеле, җир астыннан бара торган җылылык торбалары безнең өйләрне җылыта һәм кайнар су белән тәэмин итә. Аларның торышы бик начар иде. Без аларны алмаштыра башладык. Көзен казылган участокларда җир ачылгач, төзекләндерү эшләре алып барылачак. Шулай итеп шәһәрне тәртипкә китерәчәкбез», – дип аңлатты.

Яңа микрорайоннарда спорт мәйданчыклары һәм парклар җитмәү турында да фикер алыштылар. Радмир Беляев бу мәсьәлә белән таныш булуын һәм аны хәл итү буенча эшләр алып барылачагын белдерде.

Тагын бер тема – укучылар өчен эшләү мөмкинлекләре. Башлык: «Без эшмәкәрлекне яклау үзәге белән берлектә яшүсмерләр өчен эш урыннарына гаризалар кабул итәбез. Әгәр үзегезне хезмәттә сынап карарга теләсәгез, инициативаны хуплыйбыз», – диде.

Очрашуга йомгак ясап, район башлыгы балаларга: «Укуны тәмамлагач, туган шәһәрегездә калыгыз. Безнең шәһәрдә үсеш өчен бөтен шартлар бар», – дип мөрәҗәгать итте.

«Шәһәр һәм кешеләр» проекты кысаларында мондый парламент дәресләре шәһәрнең башка мәгариф учреждениеләрендә дә узачак.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев