Радмир Беляев туры эфирда 2026 елга планнар турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде
Эфир ел нәтиҗәләрен барлаудан башланды.
16 декабрьдә НТР-24 телеканалында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев белән «Туры элемтә» тапшыруы узды. Анда район һәм шәһәр тормышына кагылышлы иң мөһим мәсьәләләр күтәрелде, башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләнде.
Эфир ел нәтиҗәләрен барлаудан башланды. Хәзерге вакытта Түбән Камада барлык төп күрсәткечләр буенча, аеруча икътисад өлкәсендә, тотрыклы үсеш күзәтелә. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, бу — шәһәрне формалаштыручы предприятиеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге һәм аларның муниципалитетка даими ярдәме нәтиҗәсе. Муниципаль, республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру шәһәрне төзекләндерүнең барлык мөһим юнәлешләрендә дә уңай үзгәрешләргә китерә. Күп эшләр башкарылган, әмма алда тагын да зур бурычлар тора.
Киләсе елда да махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү иң өстенлекле юнәлеш булып калачак. Ай саен Түбән Камадан фронтка 30 тонна гуманитар йөк озатыла, шәһәрдә 8 үзиреклеләр үзәге эшли. Бу юнәлештә түбәнкамалыларның бердәмлеге һәм битараф булмавы аеруча ассызыкланды.
Тапшыру барышында халыкны борчыган иң актуаль темаларга да җаваплар яңгырады. Аларның берсе — юлларны төзекләндерү. Узган ел әлеге юнәлештә рекордлы күләмдә эш башкарылган: 3 миллиард сумлык ремонт үткәрелгән, 26 километр юл яңартылган. Шулай ук дамбада ремонтның икенче этабы, ә икенче сәнәгать юлында беренче этап тәмамланган. Район җитәкчесе бу эшләрнең дәвам итәчәген билгеләп үтте.
«Туры элемтә» тапшыруы Түбән Каманың бүгенге тотрыклы үсешен, шәһәр халкы белән хакимият арасындагы ачык диалогны һәм киләчәккә ышанычлы карашны тагын бер кат раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев