Радмир Беляев түбәнкамалыларның шикаятеннән соң Нефтехимиклар паркында яшь каеннарны кисүне туктатырга кушты
Узган атнада шәһәр пабликларының берсе җирле кешенең хәбәрен бастырган иде.
Радмир Беляев Түбән Кама халкының Нефтехимиклар паркында агач кисүгә карата шикаятенә җавап бирде.
Узган атнада шәһәр пабликларының берсе җирле кешенең хәбәрен бастырган иде, ул паркта ни өчен яшь каеннарны кисүләрен сораган.
Бүген Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, агач кисү туктатылган.
«Нефтехимиклар паркында агач кисү туктатылды! Игътибарлы түбәнкамалыларга рәхмәт! Яшь агачларны кисү ярамый! Хезмәткәрләрнең дөрес эшләмәүләрен ашыгыч рәвештә туктатырга кушылды. Вәзгыятьне ачыклаячакбыз!» — дип язган шәһәр җитәкчесе телеграм-каналда.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев