Радмир Беляев түбәнкамалыларны Ватан Геройлары көне белән котлады
«Аларның исемнәре һәм батырлыклары — безнең уртак хәтеребезнең, характерыбызның, көчебезнең бер өлеше», — дип мөрәҗәгать итте җитәкче.
Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев 9 декабрьдә Ватан Геройлары көнен искә төшерде. Үзенең телеграм-каналында ул югары дәүләт бүләкләренә лаек булган якташларын искә алу өчен шәһәр һәм район халкына мөрәҗәгать итте.
Радмир Беляев түбәнкамалыларның якташлары: биш Советлар Союзы Герое, биш Дан орденының тулы кавалеры һәм алты Социалистик Хезмәт Герое белән горурлануын билгеләп үтте.
«Аларның исемнәре һәм батырлыклары — безнең уртак хәтеребезнең, характерыбызның, көчебезнең бер өлеше», — дип язган ул.
Үз мөрәҗәгатендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы буыннар элемтәсенә басым ясады, Бөек Ватан сугышы фронтовикларын искә төшерде һәм Ватанны саклаучыларга хөрмәт белдерде.
«Бу кешеләр үрнәгендә безнең егетләр, илне саклауда булып, үз бурычларын лаеклы үтиләр», — дип өстәде Радмир Беляев, хәбәрне барлык геройларга рәхмәт сүзләре белән тәмамлап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев