Радмир Беляев түбәнкамалыларны яңа ел белән котлады
«Бу якты бәйрәм хыялларыбызны якынайтсын, һәр яңа көн уңышлар алып килсен. Сезгә ихлас күңелдән яхшы кәеф, ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм бәрәкәт телим!» - диелә котлауда.
Хөрмәтле түбәнкамалылар!
Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән ихлас күңелдән котлыйм! Менә тагын бер ел тәмамланып килә. Ул безнең шәһәр өчен мөһим вакыйгаларга, игелекле эшләргә һәм уртак казанышларга бай булды. Без бергәләп төзекләндерү эшләре алып бардык, яңа социаль проектларны тормышка ашырдык, бер-беребезгә терәк булдык. Түбән Каманы чын күңелдән яратуыгыз, аны үстерүгә керткән хезмәтегез, активлыгыгыз өчен сезгә зур рәхмәт!
Яңа ел алдыннан, аңлашып эшләвегез һәм ярдәмегез өчен, һәрберегезгә чын йөрәктән рәхмәт белдерәм. Алда безне тагын да катлаулырак, шул ук вакытта амбицияле бурычлар көтә. Аларны уңышлы чишә алуыбыз, иң беренче чиратта, үзебездән, тормышыбызны яхшыртырга дигән уртак теләгебездән тора.
Бу якты бәйрәм хыялларыбызны якынайтсын, һәр яңа көн уңышлар алып килсен. Сезгә ихлас күңелдән яхшы кәеф, ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм бәрәкәт телим!
Радмир БЕЛЯЕВ, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәр мэры
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев