Радмир Беляев Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде
Бу хакта 24 апрельдә шәһәр һәм район Советлары сессиясендә билгеле булды.
Радмир Беляев Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта 24 апрельдә шәһәр һәм район Советлары сессиясендә билгеле булды.
Роман Булатов Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан китте. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин депутатларга башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы вазифасына Беляев кандидатурасын хупларга тәкъдим итте.
2021 елдан Менделеев районын җитәкләгән Радмир Беляев бүген вакытыннан алда отставкага бирде. Менделеевск шәһәрендә үткән Советлар сессиясендә ТР Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин Беляевка Түбән Кама районының җирле үзидарә органнарында эшен дәвам итәргә тәкъдим ителүен әйтте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев