Радмир Беляев Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләреннән азат ителде
Радмир Беляев башкарма комитет җитәкчесе вазифасына 2025 елның 21 маенда билгеләнде.
Шәһәр Советы депутаты һәм Түбән Кама мэры итеп сайлануга бәйле рәвештә Радмир Беляев Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләреннән азат ителде.
Карарны бишенче чакырылыш Түбән Кама муниципаль районы Советы депутатлары 24 сентябрьдә узган беренче сессиядә расладылар.
Радмир Беляев башкарма комитет җитәкчесе вазифасына 2025 елның 21 маенда билгеләнде. 22 сентябрьдә ул шәһәр мэры итеп сайланды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп Рөстәм Латыйпов билгеләнде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев