Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Радмир Беляев Түбән Кама медиклары белән кадрлар җитмәү мәсьәләсе буенча фикер алышты

Шулай ук табиблар Радмир Беляевка шәхси сораулар бирә алды.

Радмир Беляев Түбән Кама медиклары белән очрашу үткәрде. Әңгәмәнең төп темасы кадрлар булды. Аларның җитмәве шәһәр хакимиятендә җитди борчылу тудыра. Радмир Беляев сүзләренчә, медикларга фатирлар бирү мәсьәләсе актив тикшерелә. Төрле вариантлар булырга мөмкин: хезмәт торагы, аренда яисә социаль ипотека.

«Безгә белгечләр чакыру өчен арендалы торак фондын киңәйтергә кирәк. Шуңа күрә мин тәкъдимнәрне көтәчәкмен», — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Шулай ук табиблар Радмир Беляевка шәхси сораулар бирә алды. Әңгәмә җанлы үтте. Табиблар кайбер объектларны ремонтлау кирәклеге турында сөйләделәр, керү юллары белән дә проблемалар бар. Мәсәлән, туберкулез диспансеры янында күптән инде юлны ясаганнары юк.

Табиблар белән очрашу бер сәгатьтән артык дәвам итте. Радмир Беляев дистәләгән сорауга җавап бирергә өлгерде. Кайберәүләр буенча шунда ук күрсәтмә бирелде. Сүз уңаеннан, ул шулай ук табибларга кайбер хастаханәләргә якын арада шәхсән киләчәген вәгъдә итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев