Радмир Беляев суга баткан ир-атны коткаручыларны бүләкләде
Коткаручылар суга батучы ир-атны оператив рәвештә коткарып калганнар, беренче ярдәм күрсәткәннәр һәм медикларга тапшырганнар.
Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев «Кама» пляжы коткаручыларына шәхсән үзе рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, 7 июньдә станциядә дежур торучы коткаручылар Алмаз Галиев һәм Андрей Жаворонков суга батучы ир-атны оператив рәвештә коткарып калганнар, беренче ярдәм күрсәткәннәр һәм медикларга тапшырганнар.
«Коткаручыларга зур рәхмәт! Бүген «эшлекле дүшәмбе»дә аларны һөнәри осталыклары өчен бүләкләдек. Кадерле түбәнкамалылар, суда сак булыгыз!» — дип яза Радмир Беляев.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев