Радмир Беляев рәсми рәвештә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына билгеләнде
Муниципаль депутатлар бертавыштан Радмир Беляев кандидатурасын хуплады.
Радмир Беляев Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. Район Советы депутатлары 21 майда узган сессиядә шундый карар кабул итте.
Постка икенче кандидат төзелеш һәм архитектура буенча җитәкче урынбасары Рафаэль Игтисамов иде.
Ике кандидат та чыгыш ясады. Беляев чыгышында үз эшендәге өстенлекле юнәлешләрне, шул исәптән коммуналь челтәрләрне, юл-урам челтәрен модернизацияләүне дәвам итүне, «ДЕЗ», «КПБ» һәм торак идарәче компанияләренең эшендә системалы якын килүне, шәһәр һәм район үсешенең кадрлар стратегиясен, мастер-планны гамәлгә ашыруны атап үтте.
Муниципаль депутатлар бертавыштан Радмир Беляев кандидатурасын хуплады, ул 24 апрельдән алып бүгенге көнгә кадәр Башкарма комитет белән вазыйфаларын башкаручы статусында җитәкчелек итте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев