Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Радмир Беляев кар чистартуда ярдәм иткән түбәнкамалыларга рәхмәтен җиткерде

Бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама мэры Радмир Беляев үз ишегалларын кардан чистартуда катнашкан актив шәһәр халкына рәхмәтен белдерде.

Искәртеп үтәбез, Татарстан территориясендә инде бер атна чамасы кар ява, ишегаллары җыештыручылары көчәйтелгән режимда эшлиләр. Аларга күп кенә шәһәрдәшләр ярдәм итәргә чыга.

«Түбәнкамалылар һәрвакыттагыча үзләренең бердәмлеген, ишегалдына, шәһәренә булган мәхәббәтен күрсәтәләр. Яшьләр дә, өлкән буын да актив катнаша. Мондый күләмдә яуган карны бер генә ишегалдын җыештыручы да, әлбәттә, үзе генә җиңеп чыга алмый. Шәһәр халкы берләшкәндә — бу бик яхшы тәҗрибә! Бигрәк тә балалар белән гаиләләрнең чыгып ярдәм итүен күрү күңелле», — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген көн дәвамында шулай ук көчле кар явачак. 
 

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев