Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин Россиядә 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте

Бу ел - Россиядә Педагог һәм остаз елы иде.

2024 ел Россиядә Гаилә елы булачак. Карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде, диелә Россия Президенты Владимир Путин указында.

2023 елның 27 декабренә кадәр хөкүмәт оештыру комитетын төзи, шулай ук Гаилә елы хөрмәтенә уздырылачак төп чаралар планын эшли һәм раслый, аларны финанслау чыганакларын билгели.

Оештыру комитеты рәисе итеп вице-премьер Татьяна Голикова билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, бу ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителгән иде.

Фото: kremlin. ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев