Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин: Ел башында пенсияләрнең 7,5 процентка индексациясе көтелә

Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында әйтте.

Киләсе ел гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсияләре 7,5 процент күләмендә индексацияләнәчәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында әйтте, дип яза «Татар-информ».

«2022 елның декабрендә пенсияләрне 10 процентка индексацияләдек, аннары язын — инфляция буенча 4 проценттан күбрәккә. Ел башыннан тагын бер индексация көтелә», — диде Путин.

Президент торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар узган елның июленнән артмаганын искәртте, аларның артуы 2024 елның июлендә көтелә.

«Ягъни тарифлар 1,5 ел артмаган. Бу вакыт эчендә пенсиянең өч индексациясе узачак, тулаем алганда ул 23 проценттан артыграк», — дип билгеләп узды Владимир Путин.

Президент фикеренчә, тарифлар үсеше салмак, йомшак булырга тиеш. Гражданнар кереме аннан кызурак темпта артырга тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев