Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Путин армиягә язгы чакырылыш турында указ имзалады

Әлеге документ хокукый актлар сайтында чыккан.

Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә язгы чакырылыш турында указ имзалады. Әлеге документ хокукый актлар сайтында чыккан.

Указ текстында әйтелгәнчә, 2025 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр Россия Федерациясенең 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге, запаста тормаган һәм хәрби хезмәткә алынырга тиешле 160 мең гражданын хәрби хезмәткә чакыру планлаштырыла.

Чагыштыру өчен: 2024 елның язында 150 мең кеше, 2023 елда 147 мең, ә 2022 елда 134,5 мең кеше чакырылышка яраклы булган. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның саны арту, Россия армиясе санын арттыруга юнәлдерелгән президент указларын тормышка ашыру белән аңлатыла. Әгәр 2022 ел башында хәрби хезмәткәрләрнең штат саны ярты миллион чамасы кеше булса, өч ел эчендә бу 1,5 млнга арткан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев