Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Полиция хезмәткәре таләбе буенча машинаны туктатмаган өчен штраф артачак

Закон административ хокук бозулар турында РФ Кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тота.

Дәүләт Думасы машина йөртүчегә полиция хезмәткәре таләбе буенча туктаудан баш тарткан өчен максималь штрафны 10 мең сумга кадәр арттыруны күздә тоткан закон кабул итте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Закон административ хокук бозулар турында РФ Кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тота. Аерым алганда, полиция хезмәткәренең туктату турындагы таләбен үтәмәгән өчен РФ КоАП 12.25 маддәсенең икенче өлешендә каралган штраф күләме арттырылачак. Моннан тыш, бу маддәдә таможня органының вазифаи заты яисә федераль башкарма хакимият органының транспорт өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек функцияләрен башкаручы вазифаи заты тарафыннан шундый ук таләпләрне игътибарсыз калдыру турында сүз бара.

Әгәр хәзер штраф 500-800 сум тәшкил итсә, закон үз көченә кергәннән соң ул 7-10 мең сум булачак.

Моннан тыш, документ транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 6 айга кадәр мәхрүм итүне һәм 10 мең сум күләмендә штраф салуны күздә тоткан кабат хокук бозу өчен җаваплылык кертә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев