Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Полиция Кыш бабае балаларны шатландыра

Кырыс булса да, күңеле киң, үзе гадел! Ул – балаларга шатлык өләшүче! Түбән Камада елдагыча «Полиция Кыш бабае» хәйрия акциясе узды. Әлеге матур гадәтне Эчке эшләр бүлеге оештырды.

Кызыл тун, тылсымлы таяк, күчтәнәчләргә тулы капчык… Полиция хезмәткәре бер мизгелдә Кыш бабайга әверелә! Фәнис Хәлиуллин балалар янына ашыга. Аның йөреп чыгасы адреслар бихисап. Исемлектә – авыр язмышлы гаиләләр.

Полиция Кыш бабаен күп балалы гаиләдә бик тә көтәләр иде! Әлеге хәйрия чарасы Эчке эшләр бүлеге тарафыннан оештырыла. Бу инде ел саен кабатланып килүче күркәм традициягә әверелде. Яңа ел алдыннан хокук сакчылары авыр хәлдә калган, аз керемле һәм күп балалы гаиләләрнең ишекләрен шакып, аларга бәйрәм шатлыгы бүләк итә.

«Хезмәттәшләрнең ярдәме белән җыелган бүләкләр авыр тормыш хәлендә калган балаларга тапшырыла. Чөнки Яңа ел – ул чын могҗиза! Ә бәйрәм һәм могҗиза һәр баланың күңелендә булырга тиеш!», - дип билгеләп үтте полициянең участок уполномоченные.

Полиция Кыш бабае балаларга онытылмаслык бәйрәм мизгелләре бүләк итте. Һәр нәни шәһәрдәшебез шатланырга һәм бәхетле булырга хаклы, ди погонлы әкият герое!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев