Педагогларга кием сатып алу өчен өстәмә түләү кертергә тәкъдим ителде
Ярдәм күләмен 15-25 мең сум диапазонында билгеләргә тәкъдим ителә.
Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога эшлекле кием, аяк киеме һәм аксессуарлар сатып алуга педагогларга еллык түләү кертү инициативасы белән мөрәҗәгать юллады. Ярдәм күләмен 15-25 мең сум диапазонында билгеләргә тәкъдим ителә, дип хәбәр итә РИА Новости документка сылтама белән.
Мөрәҗәгатьтә ачыкланганча, инициативаны гамәлгә ашыру механизмы ана капиталы яки бүләк карталарын куллану кебек гамәлдәге дәүләт программаларына охшаш булырга мөмкин.
«Хәзерге заман укытучысы белемнәрне генә түгел, үсеп килүче буынның кыйммәтләрен, зәвыгын формалаштыручы булып тора. Педагогның пөхтә, профессиональ һәм заманча тышкы кыяфәте укучылар һәм ата-аналар алдында аның абруена турыдан-туры йогынты ясый, дисциплинаны ныгытуга ярдәм итә һәм белем бирү процессында уңай психологик климат тудыра», — дип билгеләде Чернышов.
Парламентарий фикеренчә, программаны эшләтеп җибәрү укытучыларның социаль статусын һәм үз-үзләрен бәяләвен күтәрергә, белем бирү мохитендә бердәм һөнәри стандарт булдырырга ярдәм итәчәк һәм мәгариф системасы хезмәткәрләренә матди ярдәм күрсәтүнең өстәмә чарасы булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев