«Парадка ныклап әзерләнәбез»
Түбән Камада Җиңү бәйрәменең аерылгысыз бер өлеше һәм бизәге булып торган тантаналы парадка әзерлек бара.
Мәктәп укучылары, студентлар бу мөһим датаны зур җаваплылык һәм дулкынлану хисләре белән каршы алалар.
Парадка әзерлек Татарстан кадетлар корпусы мәйданчыгында алып барыла. Катнашучыларның барысы да диярлек парад киемнәреннән. 9 майга кадәр санаулы көннәр калып бара. Биредә шаяру, көлкегә урын юк. Бөтенесе дә җитди. Җиңү бәйрәмендә бар да ялгышлыкларсыз узарга тиеш. Тышкы кыяфәт, форма, сафта тигез йөрү — барысы да югары дәрәҗәдә булу мөһим.
Быел кадетлар корпусын тәмамлаучы Данил Фазлыев Җиңү Парадында инде берничә ел рәттән катнаша. Әлеге зур чараны зур дулкынлану белән көтә ул. «Инде ничә мәртәбә катнашсам да, ул һәрвакытта беренче тапкырдагы сыман каушата. Чөнки бу чараның бөеклеген, әһәмиятен, файдасын бик яхшы аңлыйбыз.
Дулкынлану белән бергә горурлык, шатлык хисләре дә кичерәбез. Быел Җиңүнең 80 еллыгы да бит әле. Бу юлы 9 май бәйрәмендә безгә зур вазифа йөкләнде: без мәңгелек ут янына чәчәкләр куячакбыз. Бу көнне бик көтәбез, ныклап әзерләнәбез», — ди кадет.
Тантаналы маршта быел 650 гә якын кеше катнашачак. Болар — мәктәп укучылары, төрле уку йортлары студентлары. Әйтергә кирәк, теләгән һәркем дә парадта катнаша алмый. Моңа лаек булырга кирәк. Колонналарда баручы егеткызларның күпчелеге шәһәркүләм җыр һәм строй смотр-бәйгесендә иң яхшы чыгыш ясаган взводлар. Алар арасында 31нче лицей укучылары да бар. «Безнең балалар парадта даими катнаша. Һәр елны өч взвод белән чыгыш ясыйбыз. Болар яшь армиячеләр взводы, аерым кызлар һәм аерым ир балалар взводлары. Кызлар турында аерым әйтеп узарга кирәк, алар белән эшне 2000 елларда ук башлаган идек, алар бу юнәлештә аеруча югары әзерлек күрсәтә. Парадта катнашучыларны сайлаганда без балаларның укудагы уңышларын да исәпкә алабыз, һәм дә инде стройда алар бик яхшы йөрергә тиеш. Әйтергә кирәк, ата-аналар да читтә калмый. Чараның мөһимлеген аңлыйлар. Кайберәүләре әзерлек барышын килеп, күзәтеп тә тора әле», — ди 31 нче лицейның Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре фәне укытучысы Рәфхәт Сәгъдиев.
Команданы дөрес үтәү, төз гәүдә, тигез атлау, һәр хәрәкәтнең җиренә җиткереп башкарылуы — парадта уңышлы чыгыш ясау өчен болар барысы да энәсеннән җебенә кадәр төгәл булырга тиеш.
«Без 14 нче лицейдан килдек. Мин үзем парадта инде 6 нчы сыйныфтан бирле катнашып киләм. Дулкынланабыз, әлбәттә, ләкин бик тырышабыз. Чөнки бу бәйрәмдә лаеклы итеп чыгыш ясарга кирәк. Җиңү бәйрәмендә катнашып, без кадерле ветераннарыбызга карата хөрмәт күрсәтәбез, аларга рәхмәтләребезне ирештерәбез. Бәйрәм матур узсын өчен бар көчебезне куячакбыз», — ди 14 нче лицейның 10 сыйныф укучысы Ралинә Шиһапова.
Репетицияләр атнасына өч тапкыр, дәресләрдән соң, өчәр сәгать дәвамында бара. Киләсе атна башыннан генераль репетицияләр Җиңү монументы янында үткәрелә башлаячак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев