Опекуннарга һәм попечительләргә түләү күләме өч тапкырга артачак
Татарстан Республикасы Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Документ опекуннарга һәм попечительләргә айлык түләүне арттыруны күздә тота.
Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары — мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов билгеләп үткәнчә, 2013 елдан бирле опекуннарга яки попечительләргә тиешле түләүнең база күләме каралмаган һәм индексацияләнмәгән һәм хәзерге вакытта заманча икътисадый шартларга туры килми.
Закон айлык түләүне өч тапкырга диярлек арттыруны күздә тота — 3 000 сумнан 8 641 сумга кадәр. Бу яңа опекуннар җәлеп итәргә һәм тәрбиягә алынган балаларга тиешле шартлар тудырырга мөмкинлек бирер дип көтелә.
Агымдагы елның июль аена Татарстандагы тәрбиягә бала алган гаиләләрдә 1 715 бала тәрбияләнә. 2026 елда андый балалар саны 1 600 булыр дип фаразлана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
                                                
                        
                    
            
Нет комментариев