Онколог яман шеш үсешенә китерүче факторлар турында сөйләде
Табиб сүзләренчә, яман шеш үсешенә физик активлык күләме дә йогынты ясый.
Онкология барлыкка килүнең төп сәбәпләре булып тышкы факторлар һәм генетика тора, әмма аз билгеле рисклар да бар. Бу хакта Скандинавия сәламәтлек үзәге онкологы Евгений Гордеев сөйләде, дип яза «Татар-информ» «Известия» гә сылтама белән.
«Татлы эшләнмәләрне яки сәнәгать концентратларын даими куллану яман шеш китереп чыгара торган ялкынсыну реакцияләрен көчәйтергә сәләтле. Кыздырылган яки ысланган ризыкта канцероген ингредиентлар бар, бер үк вакытта андый ризык метаболизмны боза», — дип ачыклык кертте ул «Газета. Ru» сайтына әңгәмәдә.
Табиб күзәнәкләргә синтетик консервантлар һәм тәм көчәйткечләр, шулай ук организмда зур концентрациядә кайбер витаминнар тискәре йогынты ясавын өстәде.
«Е витаминының югары концентрациясе шешләр үсешенә ярдәм итәргә, ә С витаминының артык күп туплануы бавырга токсик йөкләнешне арттырырга мөмкин. Моннан тыш, майны эретә торган кайбер витаминнар (А, D, К) зур дозаларда булганда матдәләр алмашына тискәре йогынты ясарга мөмкин», — дип аңлатты Гордеев.
Ул белдергәнчә, чистарткыч һәм косметик чараларда булган хлор һәм формальдегид кебек канцероген кушылмалар шулай ук онкологик авырулар ихтималын арттырырга мөмкин.
Онколог сүзләренчә, артык кайнар эчемлекләр һәм ачы ризыклар еш кулланганда да куркыныч арта, чөнки алар үңәчнең лайлалы тышчасын зарарларга мөмкин, шуның белән хроник ялкынсынуга китерә. Моннан тыш, яман шеш үсешенә физик активлык күләме дә йогынты ясый.
«Систематик йөкләнеш булмау еш кына симерүгә китерә, ул сөт бизләрендә, эчәклектә яки бөерләрдә шешләр үсешенә өстәмә куркыныч тудыра», — дип билгеләде табиб.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев