Октябрь Татарстанда яңгырлар һәм салкыннар белән башланачак
Киләсе атна башында төбәк аша атмосфера фронты узачак.
Татарстан Гидрометеоүзәге сентябрь ахыры-октябрь башына һава торышын фаразлады.
Синоптиклар фаразлавынча, җомга, 29 сентябрьдә, атмосфера фронты йогынтысында республика территориясендә урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә +8..+13, көндез 16-21 градус җылы көтелә.
Шимбә көнне антициклон кабат үз хокукларына керәчәк. Төнлә +4..+9 градуска кадәр суыта. Көндез һава +15..+20 градуска кадәр җылыначак. Якшәмбе көнне +23.
ТР ЮХИДИ идарәсе фаразлавынча, киләсе атна башында төбәк аша атмосфера фронты узачак. Урыны белән яңгыр фаразлана. Дүшәмбе көнне көндез +16..+21 булачак, ә сишәмбе салкынрак: +14тән +19га кадәр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев