Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Очрашуларны түземсезлек белән көтәбез»

Һәр айның соңгы якшәмбе көнендә, Халыклар дуслыгы йорты фойесында өлкәннәр өчен «Кичке уеннар» үткәрү матур гадәткә керде.

Октябрь аеның соңгы якшәмбесе дә искәрмә булмады. Көзге, яңгырлы көн булуга карамастан, фойеда җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрде. 

Бераз тарих битләренә күз салсак, «Кичке уеннар» элек-электән татар халкының иң яраткан күңел ачу чараларының берсе булган. Яз җитеп, кояш нурлары җылытып, кардан ачылуга, кич җитүгә яшь-җилкенчәк су буйларына, табигатькә чыккан. Биредә күмәк уеннар уйналган, кызлар-егетләргә, урам-урамга атап шаян такмаклар әйтешкәннәр, дөньяларын онытып биегәннәр. Авылның оста җырчылары гармунга кушылып җыр сузган. Халкыбызның милли гореф-гадәтләрен халыкка кайтарып, без дә шул чорларда уйнаган уеннарны яңартабыз. «Талир тәңкә» ветераннар фольклор ансамбле һәм «Яшьлегем чишмәләре» кызлары-егетләре бу чарада башлап йөриләр. 

«Кичке уен»ны безнең буын яратып көтеп ала. Биредә без бер-беребез белән аралашабыз. Яшьлек хатирәләренә уралып, яшьлектә җырланган җырларны искә алабыз. Я, кайсыгыз «Беренче мәхәббәт», «Ак чәчәкләр» кебек ретро-җырларны хәтерләми? Кайсыгыз татар халкының «Капкалы» кебек уеннарын уйнаганы юк?.. Әйе, без рәхәтләнеп онытыла барган уеннарны барлыйбыз. Җырлыйсы килгән, яки шигырь укырга яратучылар өчен дә монда кулай урын. Һәркемгә үз талантын күрсәтергә мөмкинлек бирелә. Гармун моңы күңелләрне җилкендереп, төрле-төрле биюләр биибез. Мин дә үземнең яңа шигырьләремне укыйм. Үзем гармунда уйнап, шигырьләремә язган җырларымны башкарам. 

Рәхәтләнеп күңел ачып, «Кичке уеннар»дан «Киләсе очрашуга кадәр, түземсезлек белән көтәрбез», — дип яхшы кәеф, күтәренке күңел белән киләсе «Кичке уеннар»да очрашырга дип сүз куешып таралышабыз.

Мөнҗия Хәлимова
Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев