Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Очрашулар дәвамлы булсын

Флёр Гайнемөхәммәтов җитәкчелегендәге «Талир тәңкә» ветераннар фольклор-халык ансамбле шәһәребездәге узган чараларда теләп катнаша.

Без төрле очрашуларга еш йөрибез, чакырган җиргә барып рәхәтләнеп аралашып, чыгыш ясап кайтабыз. 

Максатыбыз — онытыла барган татар моңнарын, биюләрен халкыбызга җиткерү. Кайчандыр кичке уеннарда яратып биелгән, бүгенге көндә онытыла барган «Чүпләп бию», «Сигезле», «Өчле», «Капкалы» кебек биюләрне яңадан торгызасы, халыкка кайтарасы килә. Гармун моңнарын тыңлатып, кеше күңелендә матурлык, шәфкатьлелек тудырасы иде. Моңлы, җыр-бию яраткан кеше тупас күңелле, кырыс булмый бит ул... 

Әле күптән түгел генә шәһәребездәге «Шифалы» ял йортына барып, концерт куеп кайттык. Без анда еш кунак булабыз, Әлфия Ибраһимова безне һәрвакыт якты йөз белән каршы ала, өстәленә тәмле-тәмле ризыклар, чәй куеп безне кунак итә. Бу концертыбыз Әниләр көненә багышланган булса да, гармунчылар көне белән туры китереп, ял итүчеләрне гармун моңына күмдек. 

Фольклор җырлы-биюле күренешләрне бик үзгәртмәсәк тә, солистлар — Флёр Гайнемөхәммәтов һәм Камил Шәйхелмәрдәновны тамашачылар сорап, яңадан-яңа җырларын җырлаттылар. Алып баручы Рәзинә апа Гайнемөхәммәтова һәр чыгыш ясаучыны матур сүзләре белән ял итүчеләргә таныштырып барды.

Гармунчылар ансамбле бергә дә, аерым-аерым да чыгыш ясады. Рания Сәләхиева — безнең талантлы җырчы, аны җырлаттык. Флүр Гәрәев — «Саратов» гармунында, Ринат Гайнуллин «Хромка» да уйнап тамашачыларны таң калдырды. Ризван Нәбиуллин «Галиябану» җырын үзе гармунда уйнап, җырлады, мин дә үземнең әниләргә багышлап язган «Җылысын тоям» исемле җырымны гармунда уйнап җырладым. 

Ял итүчеләр безне көчле алкышлар, рәхмәт сүзләре белән озатып калды.

Мөнҗия Хәлимова
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев