Өч түбәнкамалы «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңү яулады
Бүләкләү тантанасы Казанда узды.
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында өч түбәнкамалы җиңүчеләр исемлегенә керде.
Түбән Кама Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясендә беренче урынга лаек булды.
«Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе хезмәткәре Диләрә Ягъфәрова «Минем һөнәрем – минем язмышым» номинациясендә иң яхшысы дип танылды.
Түбән Кама шәһәр Советы депутаты, махсус хәрби операция волонтеры Лариса Нуриева «Хатын-кыз – ел үрнәге» номинациясендә билгеләп үтелде.
Бүләкләү тантанасы Алексей Песошин катнашында узды. Татарстан премьер-министры конкурсантларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады, ел саен үткәрелә торган конкурс - җәмгыять тормышында гүзәл затларның күпкырлы ролен тану, дип билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев