НТР медиахолдингын Казаннан тәҗрибәле телевизион журналист Алена Демина җитәкләде
Алена Демина — тәҗрибәле телевизион журналист.
Дүшәмбедән «Татмедиа» АҖ филиалы «Нижнекамск-информ» (НТР медиахолдингы) баш мөхәррире-җитәкчесе вазифасын Алена Демина башкара.
Аны узган җомгада, 26 гыйнварда, «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» коллективына республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тәкъдим итте.
Алена Демина — тәҗрибәле телевизион журналист. Республика телевидениесендә ул 2002 елда ТНВ телеканалында эшли башлый.
2007 елда ул «Пятый канал» га кабул ителә, ә 2010 елларда «Казан» ТРК-сына эшкә күчә (2016 елда «Эфир-24» телеканалы белән кушылу нәтиҗәсендә ябыла). 2013-2014 елларда Алена Демина «Эфир» һәм «Татарстан-24» телеканалларында эшли. 2023 елның февралендә ул «Эфир» телекомпаниясенең баш мөхәррире вазифасына билгеләнә.
Моңа кадәр бу вазифаны башкарган Рамил Галиев НТРның башкарма директоры вазифасын биләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев