НТР медиахолдингы Түбән Камадагы Сабантуйны туры эфирда күрсәтәчәк
Теләге булган һәркем эфирга кушыла һәм бу атмосфераны тоя алачак.
Түбән Камада 7 июньдә Сабантуй үтәчәк. Аңа әзерлек инде берничә атна бара. Артистлар прологны кабатлыйлар, территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла һәм башка бик күп эшләр башкарыла.
Түбән Камада сабан бәйрәменең театральләштерелгән күренешләре һәрвакыт бик матур һәм масштаблы уза.
«Ике атна инде репетиция үтә. Халык, һәрвакыттагыча, ниндидер кызыклы моментлар көтә. Серләрне ачмыйбыз, әмма балалар әзер, тырышалар. Шулай булгач, барыгыз да Сабан туена килегез, көтәбез сезне!» — дип чакырды шәһәр халкын балалар иҗаты үзәге педагогы Наталья Маркелова.
Пролог сценариеның детальләре сер итеп саклана, быел аның фольклор линиясе Ватанны саклаучылар елы, Җиңүнең 80 еллыгы һәм Түбән Каманың 60 еллыгы белән үрелеп барачагы гына билгеле.
Биюләр, җырлар, спорт ярышлары, хәрәкәтчән уеннар, бәйрәм сәүдәсе — барысы да булачак. Шулай ук татар эстрадасының күп кенә йолдызлары Сабантуй кунаклары булачагы билгеле. Ә ниндидер сәбәп аркасында бәйрәмгә килә алмаучылар бәйрәмне НТР каналында карый алачак.
«Ел саен НТР медиахолдингы Сабантуй милли бәйрәмен турыдан-туры трансляцияләүне оештыра, теләге булган һәркем эфирга кушыла һәм бу атмосфераны тоя алачак. Быел бәйрәмне социаль челтәрләрдә һәм НТР телекомпаниясенең рәсми сайтында трансляцияләү мөмкинлеге булачак. Мөһим моментларны күрми калмас өчен һәм бәйрәм белән ләззәтләнү өчен безнең белән булыгыз», — дип билгеләп үтте «Түбән Кама-информ» Татмедиа АҖ филиалы башкарма директоры Рамил Галиев.
Әлегә Сабантуйга әзерлек эшләре бара. Артистларның репетицияләреннән тыш, анда мәйдан территориясен төзекләндерү эшләре дә алып барыла, сәхнә куела. Түбән Кама Сабантуе үзенең Татарстанда иң матур бәйрәм исемен кабат аклау өчен бар да эшләнә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев