Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

НТР Кыш бабае бүләкләр өләшә башлады

«Кыш бабай бул!» хәйрия акциясенең иң дулкынландыргыч мизгелләре җитте. НТРның тылсымчысы балаларны котлый башлады! Сез – кадерле тамашачылар тырышлыгы белән җыелган бүләкләрнең бер өлеше «Балкыш» үзәгенә һәм Югары Чаллы интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче балаларга тапшырылды.

«Балкыш» үзәгендә – бәйрәм мохите. Балаларның шатлыклары эчләренә сыймый. Кыш бабайны алар нык сагынганнар. Ел дәвамында көтеп алган кунакка бүләк тә әзерләгәннәр: шигырьләр укыйлар, җырлыйлар, биеп тә күрсәтәләр. Очрашуның иң күңелле мизгелләре  – бүләкләр өләшү. Бу көнне шатлыклы хисләр, бәхетле елмаюлар, эчкерсез күз яшьләре күп була…

Кыш Бабай Югары Чаллы интернат-мәктәбе ишеген дә шакый. Биредә физик мөмкинлекләре чикле, әмма рухлары көчле балалар укый.

НТР тылсымчысы малайлар белән кызларны ел саен котлый. Кочак-кочак күчтәнәчләр алып килә.

«Елдагыча, НТР телекомпаниясе безгә бүләкләр белән килә. Бу – матур традиция. Бүген чираттагы бәйрәм. Балаларны сөендереп, һәрберсенә индивидуаль бүләкләр алып килделәр. Кыш бабай – үзләренеке инде аның. Шушы бәйрәм тантанасы алдыннан һәрберегезгә сәламәтлек, уңышлар, илебездә тынычлык телим. Балаларны шулай сөендергән өчен барлык түбәнкамалыларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Барыгызны да Яңа ел белән! Бәйрәм белән!», – дип белдерде Югары Чаллы интернат-мәктәбенең математика укытучысы Рафаэль Кәрамов.

Бу бүләкләрне сез, хөрмәтле телетамашачылар бүләк иттегез! Хәйрия эшендә укучылар, китапханәчеләр, табиблар, төрле оешма хезмәткәрләре катнаша. Барысының да теләге изге: авыр тормыш хәлендә калган балаларга, ялгыз өлкәннәргә Яңа ел могҗизасы бүләк итү.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев