Ноябрьдә Татарстан халкының 12 ял көне булачак
Бәйрәм алды көннәре кыскартыла.
Биш көнлек эш атнасы буенча эшләүче Татарстан халкының ноябрьдә 12 ял көне булачак.
Көзнең соңгы ае башында озын ял көннәре көтә — 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр. Бу Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү белән бәйле. Шул ук вакытта ноябрьнең беренче шимбәсе, өстәмә ял көнен күчерү сәбәпле, эш көне булачак.
Моннан тыш, Татарстанда 6 ноябрь — бәйрәм ял көне. Бу көнне республикада ТР Конституциясе көне билгеләп үтелә.
Ноябрьдә тагын сигез ял көне шимбә һәм якшәмбе көннәренә туры килә.
Шулай ук көзнең соңгы аенда ике эш көне — 1 һәм 5 ноябрь кыскартылачак, чөнки алар бәйрәм алды көннәре.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев