Ноябрь уртасы Татарстанда гадәттәгедән җылырак булачак
Фаразлар 20 ноябрьгә кадәр бирелә.
Татарстан Гидрометеорология үзәге белешмәләре буенча, 2025 елның 11 ноябреннән 20 ноябренә кадәр төбәк территориясендә температура фонының климат нормасына карата сизелерлек артуы фаразлана. Һаваның уртача температурасы бу вакыт өчен гадәти булган күрсәткечләрдән 5 градуска югарырак булыр дип көтелә.
Синоптикларның төгәлләштерелгән мәгълүматларына караганда, бу чорда Татарстанда уртача температураның климатик нормасы −3,2 градус чамасы тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев