Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

НКНХ Түбән Кама хастаханәсенә ике яңа кислород концентраторы бүләк итте

Хәзер аппаратлар кислород ярдәменә мохтаҗ пациентларга ярдәм итәчәк.

Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә ике яңа кислород концентраторы барлыкка килде. Аларны «Нижнекамскнефтехим» җәмгыятенең медицина хезмәтеннән бушлай тапшырдылар.

«Ике кислород концентраторын бушлай тапшырабыз. Аппаратлар яңа, алар белән эшләмәделәр, алар җәмгыятькә хезмәт итсеннәр», — дип сөйләде НКНХ медицина хезмәте җитәкчесе Тимур Фазылов.

Хәзер аппаратлар кислород ярдәменә мохтаҗ пациентларга ярдәм итәчәк. Предприятиегә ярдәм иткәннәре өчен Түбән Кама муниципаль районы баш табибы вазыйфаларын башкаручы Руслан Гәрәев рәхмәт белдерде, әлеге аппаратлар түбәнкамалыларның гомерләрен саклап калачак, дип билгеләп үтте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев