Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Нинди өстенлекләр һәм ташламалар каралган?

МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына гамәлдәге законнарда каралган ярдәм һәм социаль хезмәт күрсәтү чаралары турында.

Җитәкчеләрнең «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына гамәлдәге законнарда каралган ярдәм һәм социаль хезмәт күрсәтү чаралары турында фикер алыштылар. 

Бу темага ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Түбән Кама муниципаль районындагы Социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Власенко чыгыш ясады. 

Хәрби хәрәкәтләр инвалидлары торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарын 50 процент күләмендә компенсацияләүгә хокуклы. Алар аны субсидия-ташлама рәвешендә ала, ә хәрби хәрәкәтләр ветераннары торак биналар өчен түләүгә — 50 процент күләмендә. Өстәвенә, МХОда катнашучыларның гаилә әгъзаларына өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернатйортларга, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренә социаль хезмәт күрсәтүгә кабул иткәндә өстенлекле хокук бирелә, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм I, II төркем инвалидларга өйдә социаль хезмәтләр түләүсез күрсәтелә. 

Хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына билгеләнгән социаль ярдәм чараларын ачыклау һәм алу өчен Республика матди ярдәм үзәгенең Түбән Кама муниципаль районындагы 31 нче бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул Тынычлык проспектындагы 60 нчы йортта урнашкан. 

2024 елның гыйнварыннан Яшел Үзән районында урнашкан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Идел» инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәге эшли башлады. Программа инвалидларны — каты имгәнүләр алган һәм даими карауга мохтаҗ МХО катнашучыларын социаль тернәкләндерүгә юнәлдерелгән. Әлеге бүлектә тернәкләндерү чорын социаль хезмәт күрсәтүнең стационар формасында елына 2 мәртәбә 90 көн узарга мөмкин. 

Шулай ук хәрби хәрәкәтләр инвалидларына өйдә һәм стационар социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә түләүсез социаль хезмәт күрсәтүләрне «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә (Түбән Кама шәһәре, Кайманов ур., 16а) алырга була. 

Атналык планеркада Түбән Кама шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Ирина Герасименкова чыгыш ясады. Ул хезмәтнең МХО ветераннарына һәм катнашучыларына эш эзләүдә, квалификация күтәрүдә, кирәкле һөнәр алуда ярдәм итүгә юнәлдерелгән эше турында хәбәр итте. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә, квоталы эш урыннары буенча мөрәҗәгать иткәндә, МХО катнашучылары өстенлекле тәртиптә карала.

Бүген 117 оешма аларны эшкә урнаштырырга әзер. 2025 ел башыннан инвалидлыгы булган 7 солдат эшкә урнаштырылган. Моннан тыш, Россиядә аерым категория гражданнарны яллауны стимуллаштыру өчен эш бирүчеләргә ярдәм итү программалары эшли. Хәзер исемлеккә МХО ветераннары һәм махсус операция барышында һәлак булганның гаилә әгъзалары кертелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев