Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Нинди очракларда пенсияне яңадан исәпләргә мөмкин

Пенсия автомат рәвештә яки кешенең теләге буенча яңадан исәпләнергә мөмкин.

Моның кайсы очракларда мөмкин булуы, Татарстанда яңадан исәпләү өчен гаризаны ничек тапшырырга кирәклеге һәм моның өчен нинди документлар таләп ителүе турында «Татар-информ» аңлатты.

Нинди очракларда пенсия автомат рәвештә яңадан исәпләнә
— Ел саен — хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерлар өчен;

— 80 яшькә җиткәч — өстәмә акча түләнә;

— Инвалидлык төркеме үзгәргәндә.

Яңадан исәпләү өчен кайсы очракларда гариза бирергә кирәк
— Пенсияне беренчел билгеләгәндә яки моннан алдагы исәпләү вакытында булмаган яңа документлар барлыкка килсә;

— Сезнең тәрбиядәге хезмәткә сәләтсез кешеләрнең саны үзгәрсә. Шул ук вакытта, пенсиянең фиксацияләнгән өлешен күп дигәндә шундый өч затка арттырырга мөмкин;

— Туендыручысын югалту буенча пенсия алучының статусы үзгәргәндә. Мәсәлән, элек ата-анасының берсен югалту сәбәпле түләү алган, ә аннары икенчесен дә югалткан бала тагын да югарырак фиксацияләнгән түләү алырга хокуклы;

— Пенсиягә авыл өстәмәсен алу хокукы барлыкка килгәндә;

— Әгәр пенсионер Ерак Төньякка яки аңа тиңләштерелгән төбәкләргә күченсә, яки анда өстәмә түләү өчен кирәкле стаж җыйса.

Яңадан исәпләү өчен гаризаны ничек тапшырырга
— Дәүләт хезмәтләре аша;

— Социаль фондка шәхсән үзең килеп;

— Күпфункцияле үзәк аша.

Нинди документлар кирәк
— Россия гражданины паспорты;

— Үзгәрешләрне раслый торган документлар, мәсәлән, хезмәт кенәгәсе яки стажны раслау өчен архивтан белешмә.

Карау сроклары
— Гадәттә, гариза 5 эш көне дәвамында эшкәртелә.

— Әгәр ведомствоара запрослар таләп ителсә яисә өстәмә документлар тапшырырга кирәк булса, гаризаны карау 3 айга кадәр туктатылырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев