Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«НеЗаМи» – күңелдән йөрәкләргә!

Шушы көннәрдә Халык иҗаты йортында Казанның «НеЗаМи» сукыр музыкантлар ансамбле концерты булды. Яшь талантлар республикабызның башка сукыр яшь музыкантлары белән бергә чыгыш ясадылар.

Коллектив 2013 елда, Яңа ел төнендә оештырылган. Өч бала – Володя Ненастин, Диләрә Зәләлиева һәм Булат Миңнуллин – әти-әниләре өчен җыр башкарганнар. Коллективның исемен, фамилияләренең беренче иҗекләре буенча, катнашучылар үзләре уйлап тапкан. Берничә айдан яшь талантлар үзләренең беренче концертында чыгыш ясыйлар, ә тагын бераз соңрак коллективка Вадим Чагин өстәлә.

Концерт барышында тамашачылар артистларның үзенчәлекләрен бик тиз оныттылар. Аларның югары һөнәри башкару дәрәҗәсенә сокланмый мөмкин түгел иде.

Тамашачылар артистларның музыка коралларында оста уйнауларын һәм җырлауларын гына түгел, ә сәхнәдә үзләрен иркен тотуларын да билгеләп үттеләр.

Ансамбльнең һәр катнашучысы берьюлы берничә уен коралын белә, күбесе һөнәри музыка белеме ала.

Хәзерге вакытта «НеЗаМи» ансамбль генә түгел, шул ук исемдәге хәйрия фонды да, шулай ук музыкага өйрәнергә теләүче мөмкинлекләре чикле һәм башка кешеләр өчен «Музыкаль иҗат мөмкинлеге» («Доступное музыкальное творчество») социаль проекты да.

Яшь артистларга иҗади уңышлар һәм, әлбәттә, ныклы сәламәтлек телибез!

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев