Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Нефтехимик» плей-оффка чыкты

10 мартта Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командасы Континенталь хоккей лигасының чираттагы матчында «Трактор» командасын 2:1 исәбе белән җиңде һәм плей-офф этабына чыкты.

Фото ntr-24.ru сайтыннан

Уен Түбән Каманың боз аренасында узды. Очрашуның язмышы өстәмә вакытта – овертаймда хәл ителде.

Капкага алкаларны хуҗалар составында уйнаучы Артём Сериков һәм Андрей Белозёров кертте. Кунаклар командасыннан бердәнбер алканы Виталий Кравцов кертте.

Хәзерге вакытта Түбән Кама командасы исәбендә 67 очко бар. Ул Көнчыгыш конференциясе турнир таблицасында җиденче урында бара.

Киләсе матч 16 мартта Түбән Новгородта узачак. Анда «Нефтехимик» командасы «Торпедо» белән очрашачак.

 

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев