Нечкә күңелле, шигъри җанлы...
«Туган як»ның штаттан тыш хәбәрчесе, танылган спортчы Корбан Әбрар улы Галиевкә — 80 яшь.
Корбан ага «Туган як» редакциясенә еш килә. Әти-әнисе, авылдашлары, авылда узган балачагы, яшьлек еллары турында мәкаләләр язып алып килә ул безгә. Ләкин аның беркайчан да, мин — чемпион дип, күкрәк киереп йөргәнен күргәнебез юк. Әйе, ул — гер спорты буенча җиде тапкыр Татарстан чемпионы, 1977 елда үз авырлык үлчәвендә, ике потлы герны 213 тапкыр күтәреп, Россия рекорды куйган, күп кенә сабантуйларда батыр калган көрәшче.
«Җиде тапкыр» дип яздым да уйга калдым. Спортның бу төрендә җиде түгел, бер тапкыр чемпион булу да зур хезмәт сорыйдыр?! Маңгай тиреңне түкмичә генә андый уңышка ирешермен димә! Шуларны уйлагач, Корбан абыйның тыйнаклыгына сокланмыйча мөмкин түгел.
Әнә шундый зур уңышларга ирешкән Корбан ага Галиев — гадәти авылдан чыккан гап-гади татар малае. Аның балачагы, яшьлек еллары Әлки районының Түбән Биктмер авылында узган. Шуңа күрә язмалары да күбрәк авылы турында.
Ул балачагы турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Тальян моңына уралган авыл кичләрен сагына Корбан ага. Яшьлегендә колач салып йөзгән Актай елгасын искә төшергәндә күңеле моңсуланган чаклары да була. Нахакка гаеп тагып, репрессия корбаны булган әтисе Әбрар Галиевнең һәм авыр елларда пар канатсыз көе 11 бала тәрбияләп үстергән әнисенең якты истәлеген керсез саклый Корбан абый. Матур шигъри гөлләмәләрендә әнисенә дан җырлый; авылын, авылдашларын мактый, туган нигезен сагына; күңелендә генә булса да яшьлегенә алып кайтыр сукмакларны барлый.
Хәтер күзем бик күп еллар аша һаман
Шул сукмакны армый-талмый эзлидер.
Каш өстенә кулын куйган ана кебек,
Туган ягым кайтыр юлым күзлидер,
— дип яза ул бер шигырендә, әнә шул күңел халәтен расларга теләгәндәй.
«Син — спортның иң авыр төре белән шөгыльләнгән кеше, ничек шулай нечкә күңелле, шигъри җанлы була аласың?», — дип сорадым аннан бер чакны. «Күңелемдә хисләр тулып ташыганда, шигырь үзенән-үзе языла», — дип җавап бирде Корбан ага.
Сиксән яшен тутырып килсә дә, Корбан абый әле егетләр шикелле. «Ничек шулай 80 яшеңдә дә хәрәкәтне һәм уен-көлкене яратасың, бик яшь булып күренәсең, аның берәр сере бармы?» — дигән сорауга һәрчак: «Аның сере бик гади: беркайчан да көчем белән масаймадым, беркемгә дә начарлык кылмадым, олыны — олы, кечене кече итә белдем, тирәяктагыларга хөрмәт белән карадым, гадел булдым», — дип, елмаеп җавап бирә өлкән дустыбыз.
Корбан агага нык сәламәтлек һәм әле тагын озак еллар «Туган як» газетасы белән тыгыз элемтәдә булуын телибез!
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев