Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нәрсә ул күркәм холык?

Ислам диненең төп максаты — кешедә күркәм холык тәрбияләү.

Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә кешеләргә шәригать кануннарын иңдерде. Шәригать өч бүлекне үз эченә ала:

1) Иман нигезләре (гакыйдә). Шәригатьнең әлеге бүлегендә иманның алты нигезе: Аллаһ Тәгаләгә, фәрештәләргә, пәйгамбәрләргә, китапларга, Кыямәт көненә һәм тәкъдиргә (язмыш) иман китерү өйрәнелә. Иманның әлеге нигезләре аркылы Аллаһ Тәгалә кешегә яшәүнең асыл мәгънәсен аңлата, дөньяга карата дөрес караш тәрбияли.

2) Ислам хокукы. Ул кешенең Аллаһ каршындагы һәм башка кешеләр каршындагы бурычларын аңлата. 

3) Әхлак. Шәригатьнең бу бүлегендә күркәм холыкка ирешү юллары анлатыла.

Холык кешенең эчке сурәте. Кешенен тышкы сурәте күркәм яки ямьсез була алган кебек, анын эчке сурәте дә күркәм яки ямьсез була ала. Ибн Габбас (рг) әйтә: «Һәр бинаның нигезе бар, ә Исламның нигезе күркәм холыклы булу». 

Галимнәр күркәм холыкка шундый анлатма бирә: «Күркәм холык кешеләргә карата ачык йөзле булу, аларга изгелек кылу һам начарлык эшләмәү, Бервакытны Мөхаммәд (салләллаһү галәйһи вә сәллам) Әбү Һөрайрәгә шундый киңәш бирде: «Әй Әбу Һөрайрә! Күркәм холыклы бул!». Әбү Һөрайрә: «Нәрсә соң ул күркәм холык?», — дип сорагач, пәйгамбәребез: «Күркәм холык ул — синең белән араны өзгән кеше белән араны өзмәү, сиңа зыян китергән кешене гафу итү, сиңа сораган әйбереңне бирмәгән кешегә ул синнән сораган нәрсәсен бирү», — диде. Җир йөзендә иң күркәм холыклы кеше Мөхәммәд (салләллаһү галәйһи вә сәллам) булганга, Аллаһы Тәгалә аны иң соңгы пәйгамбәр итеп сайлады, шул рәвешле Ул аның дәрәҗәсен күтәрде. 

Сүземне тәмамлап, атаклы галим Җүнейд сүзләрен китерим: «Дүрт төрле сыйфат кешене изге гамәлләре һәм гыйлеме аз булуга карамастан, иң югары җәннәтләргә күтәрә. Болар: ачуы килгәндә үзен кулда тота алган, кешеләргә карата түбәнчелекле булган, юмарт һәм күркәм холыклы кешеләр». Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев