Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Намаз — бәхет ачкычы

11 февральдән Үзәк мәчеттә «Намаз — бәхет ачкычы» дип аталган проектның 7 нче сезоны башланып китте.

Тәҗрибәле остазлар биш дәрес эчендә ислам диненең асылына төшенергә, намаз укырга өйрәтәчәк. Укулар — түләүсез.

Әлеге проект күптән матур традициягә әйләнде. Бу юлы 80нән артык кеше, шимбә иртәсендә мәчеткә намаз укырга өйрәнергә килде. Биш атна буе һәр шимбә көнне теләүчеләр Үзәк мәчеткә килеп, уку тәртибе белән таныша ала. Исламда беренче адымнар ясаучылар өчен уку әсбаплары салынган матур гына бүләкләр дә әзерләнгән. Уку программасын Түбән Кама мөхтәсибәте төзегән. Аның төп асылы — биш дәрес эчендә намаз укырга өйрәтү.
Фәнис Кадыров фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев