Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Муса Җәлилгә – 120 ел: Түбән Камада каһарман шагыйрь истәлегенә музыкаль-әдәби кичә узды

Түбән Каманың Халык иҗаты йортында каһарман шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Татар халкының бөек улын искә алырга йөзләгән кеше килде.

Музыкаль-әдәби кичә барышында каһарман-шагыйрьнең тормышы, иҗаты һәм көрәш юллары поэзия, бию һәм вокал аша сәхнәләштерелде. Муса Җәлилнең шигырьләре, аеруча әсирлектә иҗат ителгән «Моабит дәфтәрләре» циклы, тамашачыларның күңелләренә үтеп керерлек итеп яңгырады.

Чара кысаларында «Батырлык юллары» муниципаль конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү танатанасы үтте. Быел бәйгедә 203 кеше катнашты, шуларның 62се финалга чыкты, ә 36 кеше җиңүче булды.

«Бу конкурста һәр елны катнашам, быел мин финалга чыгып, икенче урын алдым. Муса Җәлилнең иҗатын бик яратам, аның шигырьләрен ятлап, төрле конкурсларда җиңү яулыйм. Муса Җәлил – татар халкыбызның каһарман шагыйре», - дип белдерде М. Җәлил исемендәге 1нче гимназия укучысы Сылу Дәүләтшина.

Халык иҗаты йорты фойесында китап ярминкәсе һәм «Тамчылар» сәнгать мәктәбе укучыларының рәсемнәре тәкъдим ителде.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев