Муса Җәлил премиясе лауреатлары билгеле
Конкурска барлыгы 30 эш кергән, шуның 28е карау өчен кабул ителгән.
Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатлары игълан ителде. Жюри җиңүчеләр итеп бер шагыйрьне, ике драма артистын һәм бер музыкантны сайлаган.
Премия «Бөртекләп җыелган гомер» шигырьләр китабы һәм «Күңелгә илһам килә» җыентыгындагы шигырьләре өчен шагыйрь Дания Галәүтдиновага (Дания Нәгыйм); Кариев театры артисты Булат Гатауллинга, «Әкият» курчак театры артисты Айвар Гыймаевка, шулай ук, Казан дәүләт консерваториясенең фортепиано кафедрасы мөдире, пианист Зөлфәт Фахразиевка бирелгән.
«Конкурска барлыгы 30 эш кергән, шуның 28е карау өчен кабул ителгән. Шулар арасында иң иң күбе — иҗтимагый эшчәнлек өчен (8 эш) һәм музыка сәнгате өчен (7 эш)», дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат үзәге.
Фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев